Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалары алдында хатынын суйган

Көпә-көндез машинада китеп барганда.

Көндез Чиләбе районының Сатка районында трасса буйлап узучы шоферлар куркыныч күренешкә тап булган. Юл читендә ак "Рено Дастер" тора, ә бераз гына артта ир бер хатынның муенын кисеп маташа. Тирә-юньдәге асфальт кан белән капланган, автомобильдә котлары чыккан балалар кычкырыша...

Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырталар. 31 яшьлек Александр А. Башкортстанның Балакатай районында яшәүче булып чыга. Акылсыз ир 30 яшьлек хатыны Оксанага һөҗүм итә, чөнки ул аның телефонын блокировкага куйганын аңлый. Бу факт тиз генә аны чыгырыннан чыгара, чөнки элек хатыны беркайчан да телефонны блокка куймаган. Бу вакытта машинада ике һәм дүрт яшьлек кызлары утырган.

Ирнең бу - икенче хатыны. Ул беренчесен дә үтерә язган булган. Оксана да аның белән аерылышырга җыенган...

Ир, машинасын туктатып, хатынга пычак чәнчә, аннары урамда куып тотып, суярга маташа. Хатын шул урында җан биргән.

Җаһил тотылган.


Фото: bashnews.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Balalari-aldinda-hatinin-suygan-389312/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куркыныч күренеш