Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балаларыбызга багышланган бәйрәмгә билет от!

Соңгы араларда балалар өчен бәйрәмнәр оештырып йөрүче кызлар барлыкка килде Балтачыбызда. Аларның чараларына барып кайтканнар мактаудан башка сүз әйтмиләр.

Үземнең барып күргәнем булмаганлыктан, сабыйларның күңелен күрүчеләрнең эшләренә бәяне башкаларныкыннан чыгып бирәм. Шулай да әлеге кызларның икесен дә беләм, берсен хәтта бик яхшы. Индира Гарапшина белән Зилә Ильязованы кызлар дип атасам да, алар икесе дә инде әни кешеләр.

Мондый бәйрәмнәр оештыру идеясе Индираныкы икән. Зилә аңа бу башлангычында теләктәшлек иткән. Әлеге эшләрен алар Яңа ел алдыннан башлап җибәрәләр.

- Күреп торабыз, Яңа ел каникулларында да, гадәти көннәрдә дә зурлар өчен төрле чаралар оештырылып тора. Ә кечкенәләр гел телевизор каршында мультфильм карау белән мәшгульләр. Менә шуларны истә тотып уйлаштык та тәвәкәлләп карарга булдык. Безнең төп максат - күңелле балачак ясау, - ди якын дустым Зилә.
Әлбәттә үз көчләре белән генә тырышып башкарган әлеге эшләрендә кыенлыклар да очрамый калмый, мәсәлән, балалар өчен бәйрәм үткәрергә урын табу. Күп кенә әти-әни өйдә утыруны хуп күрсә дә, балалары килеп җырлап-биеп күңел ачкач, аларның да күңелләре күтәрелеп китеп, рәхмәтләрен җиткерәләр һәм яңадан мондый бәйрәмнәр оештыруны сорыйлар икән. Күңел ачудан тыш балалар сөйләм телен дә үстерү мөмкинлеге ала монда. Ахыр чиктә чара кызыклы гына түгел, файдалы да булып чыга.

Чираттагы бәйрәмнәрен алар 21 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Теремок" уен бүлмәсендә уздырырга җыеналар. "Балалар өчен урман маҗаралары" дип исемләнгән программа 2-3 яшьлек балалар өчен иртәнге сәгать 10да, ә "Балалар өчен пиратларча кичә" дип аталганы 4-7 яшьлек балалар өчен көндезге 12 сәгатьтә уздырылачак. Бәйрәм күмәкләшеп чәй эчү белән тәмамланачак. Бәйрәм уңаеннан "Теремок"ка керү 50 сум, ә бәйрәмгә билетлар сатып алу өчен телефон: 89872714105. Килегез, үкенмәссез.

Шушы бәйрәмгә бер билет та уйнатабыз, аны алу өчен җиңел генә шартларны үтәргә кирәк:
1. "Хезмәт" газетасы сайтының «Хезмәт» - Балтач район газетасы төркеменә кушылырга;
2. «Хезмәт» - Балтач район газетасы төркеменә кереп язма миңа ошый (лайк) дип куярга.
3. Детские праздники "Бал кортлары". Балтач төркеменә кушылырга.
Җиңүчене 15 февраль көнне random.app программасы ярдәмендә билгеләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250