Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балаларын тәрәзәдән ыргытканнар

Аннары үзләре сикергәннәр.

Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә ир белән хатын, өченче кат тәрәзәсеннән ике баланы ташлап, аннары үзләре сикергән, шул рәвешле алар янгыннан котылган.

Telegram-канал мәгълүматлары буенча, 9 яшьлек малай белән 3 яшьлек кызны тент сузып, узып баручылар эләктергән. Паблик хәбәр иткәнчә, балалар зыян күрмәгән, ә аларның әти-әниләре җитди имгәнгән. 39 яшьлек Александрның егылу нәтиҗәсендә оча сөяге, умыртка сөяге, уң кулбашы сынган, 36 яшьлек хатыны Юлиянең дә оча һәм умыртка сөякләре зыян күргән.

Бу кадәр каза күргәнче янгынны кисәтү яхшырак, әлбәттә. Аның кагыйдәләрен төгәл үтәргә онытмагыз. Янгын битарафлыкны гафу итми, дип яза Кызыл таң.

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала язмышы