Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балаларын янган йортта калдырып качканнар

Анда өч сабый янып үлгән.

Новосибирск өлкәсендә янгында ике кыз бала һәм нәни малай янып үлгәннәр. Аларны әти-әнисе барак йортта үзләрен генә калдырып чыгып киткән булган.

Янгын 15 октябрьдә көндез Новосибирск шәһәре янындагы бакчачылык ширкәте территориясендә була. Ярымҗимерек агач бина торак йорт итеп җайлаштырылган, анда өч бала — 7 һәм 5 яшьлек ике кыз, аларның 3 яшьлек энесе була.

Әлегә ут казасының төгәл сәбәбе билгеле түгел. Ут мичтән чыккан булуы ихтимал.

Бу гаиләнең торыр урыны булмаган, Новосибирскида фатир арендаларга акчалары да җитмәгән. Шуңа күрә ир белән хатын балалары белән бергә ташландык абзарда яши. Янгын чыкканда өлкәннәр өйдә булмый.

«Алар каяндыр кайтып килә иде, йортлары януын күреп алдылар да куркып качтылар. Ниндидер шаһитлар янгын сүндерүчеләрне чакырган. Аннары балаларның ата-анасы миңа шалтыратты, үзләрен яшерүемне сорады. Мин аларга полициягә барырга киңәш иттем. Качып китүләре башыма сыймый. Ышанырлык түгел. Ике көн элек кенә бу балаларны сөйгән идем, хәзер алар юк...», — дип сөйли гаиләнең танышы Сергей.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын җинаять бала үлгән