Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баланы автобуста алга утырту дөресме?

— Минем улыма – 6 яшь. Автобуста барганда, кондуктор: “Балагыз билетсыз бара икән, аны кулыгызга алыгыз”, – диде. Имеш, закон шулай куша.

Ике яшьләр тирәсендәге баласы белән тукталышта кергән хатынга да шулай кушты. Ярый ла аның баласы кечкенә, ә мин 20 килограммлы баланы алдыма утыртырга тиешме?

Лилия ЯХИНА.

 

— Кагыйдә буенча, 7 яше тулганчы бала маршрут автобусында бушлай йөри ала. Билетсыз барганда, аңа урын каралмаган. Буш урыннар булганда, кондуктор, гадәттә, сүз әйтми. Әмма автобуста кеше күп икән, утырырга урын булмаганда, баланы кулга алырга кушарга мөмкиннәр.

Баланың 7 яшьтән узмаганлыгын раслау өчен туу турында таныклыгын сорау да дөрес. Шуңа да таныклыкның күчермәсен үзең белән йөртсәң яхшырак.

Автор: Резеда Галикәева

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе автобус