Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Баланы башкалар белән чагыштырырга ярамый”

– Бала сине хөрмәт итсен өчен аны ничек тәрбияләргә кирәк?

– Һәрвакыт янында булырга, үз мисалыңда тәрбияләргә. Үзең оешмаган, ялкау булып, балаңны орышып кына булдыклы итеп тәрбияләп булмый. Бала бик тиз үзенә авторитет табачак: урамда, интернет челтәрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында.

– Балага сораган һәрбер әйберне алу дөресме? Хәзер күп гаиләләр балаларына “ярамый”,“юк” дип әйтми.

– Балаларга бөтен әйберне рөхсәт итү, сораганын алып бирү, бөтен теләкләрен үтәү дөрес түгел. Таләпчәнлек һәм норма булырга тиеш. Әти-әни авторитетын сатып алып булмый, ярамый да.

– Ир белән хатынның балалар каршында талашу, сугышулары аларга ничек тәэсир итә? Аларның да үсеп, гаилә корасылары бар. Мондый гаиләдә үскән бала үзе гаилә коргач шуны ук кабатларга мөмкинме?

– Балалар каршында проблемаларны хәл итәргә ярамый. Балаларда әти белән әнинең өлеше тигез. Ир белән хатын берсен-берсе мыскыллый, дәрәҗәсен төшергән мизгелләрдә баласын да мыскыллый һәм рәнҗетә. Мондый гаиләдә үскән бала күп очракта гаилә корырга, ышанырга, яратырга курка. Гаиләле булган очракта, чыннан да, балачактагы гаиләсенең тәртибен кабатлый.

– Икенче бала тугач, беренчесендә көнләшү барлыкка килә. Моны булдырмый калу өчен нишләргә?

– Икенче бала туганчы ук, олы балага энең яки сеңлең булачагын, аңа карата әти-әнисенең карашы үзгәрмәячәген аңлату мөһим. Яшь аермасы кечкенә икән, бу көнләшү – табигый күренеш. Кечкенә балалар өчен ярату һәм игътибар – уенчык, кием, тәм-том белән исәпләнә. Шуңа да, баштагы этапта бар да тигез һәм бертөрле булырга тиеш. “Син абый, апа кеше, син юл куярга тиеш!” – дип һаман басым ясарга ярамый. Әни буларак тәҗрибәмдә шундый мисал булды. “Алай ярамый, ул бит синең энең!” – дигәч, олы улым: “Бу сезнең карарыгыз, мин сездән аны сорамадым”, – диде. Игътибар һәм яратуны тигез бүләргә кирәк.

– Ни өчен ата белән ана үз балаларына башка балаларны мисал итеп китерә? Аларны мактый? (“Әнә, күрше кызын кара”, дип мәсәлән). Болай эшләү дөресме?

– Бу безнең менталитет, ниндидер чагыштыру, көрәш. Үз балаңны иң яхшы, уңышлы итеп күрәсе килә, әлбәттә. Әмма аны башкалар белән түгел, ә үзе белән генә чагыштырырга ярый. Баланы башкалар белән чагыштырмагыз. Бәлки, күрше кызының әти-әнисе дә сезгә караганда яхшырактыр?

– Бала ничә яшьтән үзе генә йокларга тиеш? Әти-әни арасында йоклату дөресме?

– Өч яше тулган баланы әти-әни арасында йоклату дөрес түгел. Өч яшьтә инде баланың аңы формалаша, шәхес буларак үсеш башлана.

akcharlak.com

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия