Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баланы батудан коткарам, дип...

Эссе көннәр башлану белән сулыкларда батып үлүчеләр арта башлый. Сак булсак иде?..

Кичәге фаҗига беркемне дә битараф калдыра алмый, чөнки монда балалар ваемсызлыгы да, өлкәннәр батырлыгы да, фаҗига дә бар.

Барысы да башкаланың Агыйдел күпере янындагы "Кояшлы" пляжында булган. Яшь егетләр компаниясе саф һавада ял иткән, бәла булыр дип беркем дә күз алдына китермәгән. Янәшәгә генә балалар төркеме килеп урнашкан.

Кинәт аларның берсе бата башлый. Шул чакта өлкәннәр баланы коткарырга суга ташлана һәм баланы ярга алып чыга, ул исән кала, тик коткаручыларның берсе - 19 яшьлек егет - суда хәлен югалта һәм батып үлә.

Водолазлар, һәлак булган егетнең мәетен судан табып, аны полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Бала гомерен үзенеке бәрабәренә саклап калган егетнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Шулай, кемдер башка кеше гомерен коткарырга суга ташлана, ә кемдер суга исерек хәлдә үзе кереп бата.  Узган ялларда Булгак авылы янындагы күлдә исерек ир батып үлгән, аны коткарырга беркем дә ташланмагандип яза Кызыл таң.

 

 

Фото:bash.news

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату