Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баланың чәчен кайчан алырга?

Яңа туган баланың чәчен кайчан алырга кирәк икәнен беләсезме?

Бала тугач җиденче көнгә чәчен алу сөннәт гамәл булып тора. Шулай ук Расүлебез шушы чәч авырлыгында көмеш һәм алтынны сәдака итеп мохтаҗларга таратырга кушкан.

Билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, оныгы Хөсәен дөньяга килгәч, кызы Фатыйма радыяллаһу ганһәгә баласынының чәчен алырга һәм алтын белән көмештән сәдака таратырга әйткән.
Тагын бер кызыклы фактка игътибар итик: яңа туган баланың чәчен җиденче көнне алу һәм сәдака тарату баланың акыллы һәм зирәк булуына китерә.

Бер кызыклы вакыйганы тәкъдим итәбез. Әлеге хәл Германиядә булган.

Мөселман гаиләсендә бала туа һәм алар сөннәт буенча эш итеп, аның чәчен җиденче көнгә алалар һәм сәдака тараталар. Берничә көннән соң баланы күрсәтер өчен табибка килгәч, ул гаҗәпсенеп: “Баланың чәчен сез алдыгызмы, яки ул шундый булып тудымы?” – дип сорый.

Әни кеше: “Без алдык”, – дип җавап бирә. Шунда табиб гаҗәпләнүенең сәбәбен аңлатып: “50 көн элек безнең галимнәр бала туганнан соң 40 көн дәвамындагы вакытта аның чәчен алсаң, бу баланың күзләре яхшы күрәчәк, чәчләре нык, үзе акыллы булачак һәм моның тагын бик күп файдалары бар, дип нәтиҗә чыгардылар. Бу гамәл җиденче көнне башкарылса әлеге сыйфатлар тагы да яхшырак булачак. Шуның өчен мин гаҗәпкә калдым, чөнки бу ачыш 50 көн элек кенә ясалды. Сез бу хакта каян белдегез”, – дип сорый.

Баланың әнисе: “Без моны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән белдек”, – дип җавап бирә. Табиб аңлап бетермичә, Расүлебезне исән кеше дип уйлап: “Ничек тиз килеп җиткән мәгълүмат сезнең пәйгамбәрегезгә” , – ди.

Моңа җавап итеп әни кеше: “Ул 1400 ел элек яшәде һәм күптәннән фани дөньядан китте”, – дип әйтә. Табиб бик нык гаҗәпкә кала, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.



Фото: pixabay.com

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала тәрбияләү