Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баланың ике кулын да ампутацияләргә туры килгән

Өлкәннәр мәйданчыкка йөгереп килгәч, баланы аңсыз килеш таба, ә аның кулларыннан кара төтен чыга...

Тикшерү комитеты 10 яшьлек малайның электр тогына сугылуы буенча тикшерү башлады. Баланың ике кулын да ампутацияләргә туры килгән.

Мәктәп укучысы трансформатордан футбол тубы чыгарган вакытта куәтле электр разряды алган. Әлеге хәл Туймазы районының Балтай авылында булган. Илназ Дәүләтовның хәлен табиблар авыр дип бәяли. Аңа тагын ике операция кичерергә туры киләчәк. Малайның әнисе сүзләренә караганда, трансформатор будкасы киртәләнмәгән булган.

Ул көнне 10 яшьлек Илназ дуслары белән футбол уйнарга китә. Малай, туплары трансформатор өстенә төшкәч, аны алырга була, тик токка сугыла. Малай хәтта кулларын да үзе ычкындыра алмый. Куркынган үсмерләр ярдәм сорап йөгерә. Өлкәннәр мәйданчыкка йөгереп килгәч, Илназны аңсыз килеш таба, ә аның кулларыннан кара төтен чыга...

- Хәле авыр, бала аңында, адекват. Әлбәттә, кичерелгән хәлнең никадәр җитди икәнен ахыргача аңлап бетерми, - ди Уфа шәһәренең 18нче Республика тән пешүләре үзәгенең бүлек мөдире Руслан Гыйматдинов, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: bash.news
Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала имгәнгән ток суккан