Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баланы коткарудан баш тарткан ир ни хәлдә икән?

Ярдәм сорап ялварган кызга ул "Мин йөзә белмим!" дип җавап биргән дә машинасына утырып китеп барган...

Нуриман районының Салдыбаш-Тамак авылында яшәгән 10 яшьлек Катя Столбова югалауы турында хәбәр иткән идек. Әлеге вакыйганың кайбер нечкәлекләре билгеле булды.

Гаиләнең якыннары кичәге көннең детальләрен барлый.

- Катя әтисе белән печән чабарга авылга кайткан. Әтисе печән чапкан, ә кыз туганы янына елгага киткән, апасы шунда балык тоткан. Кемдер суга егылып төшкән кебек сәер тавыш ишеткән. Әлеге урыннан ерак түгел генә машина торган, ул шофер янына ташлана, әмма тегесе "Йөзә белмим" дигән һәм китеп барган. Башка беркем дә булмаган, кызны беркем дә күрмәгән. Без инде йөз тапкыр әйләнә-тирәне урадык, бернинди эз дә юк. Яхшыга ышанасы килә, әмма өмет һәр минут саен кими, - ди Катяның абыйсы, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Хәзер эзтабарлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм водолазлар авыл янындагы территорияне һәм елганы иңлиләр. Беркем дә кызны тере һәм сәламәт күрү өметен югалтмый.

Бала ябык гәүдәле, коңгырт күзле, аксыл чәчле. Ак футболка, сары шорты кигән булган.

Кызның кайдалыгы турында берәр нәрсә белсәгез, кичекмәстән полициягә, яки 8(800)700-54-52 номеры буенча хәбәр итүегезне үтенәләр, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату бала югалган