Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баланың күзен кош чукыган...

Бу тетрәндергеч хәл шушы көннәрдә Салават районында булган.

Башкортстанда бала ерткыч кош һөҗүм иткәннән соң күзсез калган. Бу хәл шушы көннәрдә Салават районында булган.

Урындагы “Юрюзань” гәзите хәбәр итүенчә, Юныс авылыннан берничә бала Тәкәй авылы янындагы елгага су коенырга барган. Кире кайтканда бер малай үлән арасыннан ябалак баласын табып алган. Моны күргән әни кош баласын якларга ташлана. Ябалак, малайга ташланып, аның күзен чукып ала. Баланы дәваханәгә илтәләр, әмма җәрәхәтләнгән күзне табиблар да саклап кала алмый. Аңа Уфада берничә операция ясаганнар.

Белгечләр аңлатуынча, баласына куркыныч янаганда, күп кенә ерткыч кошлар кебек үк, ябалак та һөҗүмгә ташлана.

Балаларга табигатьтә сак булырга кирәклеген без, өлкәннәр, аңлата алсак иде, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: bashinform.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баланың күзен чукыган