Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баланы төнге икедә мәктәпкә җибәргәннәр...

Ап-айнык ата-ана нигә мондый адымга барган?

Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә әти-әниләр, сәгатьләре ватылу сәбәпле, баланы төнлә мәктәпкә озатканнар. Бу хакта “Челябинск сегодня” хәбәр итә.

Төнге икеләр тирәсендә коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре рюкзак аскан ун яшьлек малайны күреп кала. Алар баланың урамда нәрсә эшләве белән кызыксына, ә малай мәктәпкә баруы турында әйтә.

Шуннан соң эшчеләрнең берсе укучыны өенә кайтара, ә әти-әнисе моңа бик нык гаҗәпләнә. Аларның сүзләренә караганда, аларның сәгатьләре туктаган һәм алар баланы ялгыш мәктәпкә җибәргәннәр. Эшче сүзләренә караганда, малайның әти-әнисе бу вакытта аек булганнар.

Әти-әниләр, балаларны төнлә урамга чыгарып җибәрүдән сак булыгыз. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен сәгатьләрегез һәрчак төзек булсын. Ярый әле бу баланың бәхетенә, яхшы кешеләр туры килгән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: activityedu.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш