Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Баланы ничек мактарга

Бүгенге заманда һәрбер гаиләдә бала тиешле тәрбия алып, ата-ана назында үсә микән? Әйе, үз вакытына карап балага шелтә биреп тә, шул ук вакытта мактый белергә дә кирәк.

Биш яшькә кадәр баланы курыкмыйча мактарга була. Мактау аны бу яшькә кадәр бозмаячак. Ә аннан соң, яшь үзенчәлекләренә карап, чаманы белергә кирәк. Алтынчы сыйныфта укучы балагызны артык мактаудан курыкмагыз. Бу чорда малайлар да, кызлар да безнең мактауга бик мохтаҗ. Кызганыч, ир белән хатын бер-берсенә ягымлы, назлы сүзләр әйтү, бер-берсен мактауны онытканлыктан, балага да җылы сүзләр, мактау сирәк ишетелә. Мактый белү - сирәк талант. Әмма бала тәрбияләүче һәрбер ата-ана бу сәләтне үстерә ала. Теләк кенә кирәк. Мактаганда баланың, яшүсмернең яхшы яклары чагыла, күңеле күтәрелә, яңа нәрсә белү дәрте үсә, ике арадагы мөнәсәбәтләр яхшыра. Әгәр сезгә балачактан мактау аз эләккән икән, үзегез ата-ана булгач, бу хатаны үз балаларыгызда кабатламагыз, аларны ешрак мактарга тырышыгыз. Тора-бара юмарт мактавыгыз үзегезгә үк яхшы ягы белән әйләнеп кайтачак.
Әлбәттә, мактау урынлы булырга тиеш. Балагыз укуда яки бүтән берәр эштә зур көч кертеп уңышка ирешкән икән, мактау һәм аны хуплау бик урынлы. Адым саен мактап торганда балагыз үзенең гадәти эшләрен дә зур вакыйга итеп кабул итәргә, борынын чөеп йөри башларга мөмкин. Тыйнаксызлык, ялкаулык, үз-үзен югары бәяләү менә шулай башлана. Шулай да, хөрмәтле әти-әниләр, мактау сүзләрен нарасыйларыгызга жәлләмәгез. Исегезгә төшереп карагыз әле, сез үзегезнең яраткан улыгызны яки кызыгызны соңгы тапкыр кайчан мактап, иңеннән кагып хупладыгыз? Уйланыйк әле бу хакта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250