Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балчыктан карайган кулларны ничек чистартырга?

Моның өчен кыйммәтле кремнар сөртү мотлак түгел.

Яз үзенең матурлыгы, җылылыгы белән беррәтән, мәшәкатьләре белән дә акрынлап янә тормышыбызга үтеп керә. Димәк, бакча эшләренә дә тотынырга вакыт.

“Язның бер көне елны туйдыра” дисәләр дә, матур булып каласы да килә бит әле. Балчык-туфракта эшләгәнлектән, карайган, яргаланган куллар бер хатын-кызны да бизәми. Ә инде перчаткалар киеп эшли алмаганнарга, бу, чыннан да, зур бәлагә әверелә.

Карайган кулларны тиз арада ничек чистартырга?

Якынча 100 грамм чамасы 3 процентлы водород перекисе алырга (һәр даруханәдә сатыла), шуңа 10-20 грамм нашатырь спирты өстәргә һәм теләсә нинди савыт-саба юа торган сыеклык алырга. Барысын бергә болгатырга һәм кулларны шушы эремәгә тыгып торырга кирәк. Берничә минуттан барлык каралган, яргаланган урыннар агарачак. Соңыннан кулларны сабын белән юып, тукландыргыч крем сөртергә кирәк, дип яза Мәйдан.

Фото: avrorra.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балчык