Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балкып тора авыл түрендә - II

Озак еллар Спас районы башлыгы булып торган һәм шул дәвер эчендә авыл тормышын якыннан белгән депутатыбыз Камил Нугаев тантанага килгәнче Шубан авылы тарихы белән кызыксынуын һәм йөзешәр яшәр авыл икәнлегенә соклануын белдерде...

Шубан авыл җирлегенең яңа башлыгы Сәгурә Васильева мәдәният йортын яңартуга өлеше кергән һәркемгә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Тантаналы ачылыш төгәллә-нүгә, бар халык мәдәният сараена агылды. Анда бөтенләй башка дөнья, һич кенә дә каладагы мәдәният үзәкләреннән ким түгел. Матур бинага сокланып, тамаша залына үтелә. Ә анда рес-публика сәхнәләрен гөл иткән районыбыз йолдызлары чыгыш ясый. Мәдәниятне хезмәт белән янәшә куя белгән Шубан халкы депутатыбыз, район башлыгы һәм дә җирле җитәкчеләр белән бер сулышта концерт карый. Шубан мәдәният йортын ачу тантанасы әнә шулай ихласлыгы белән күңелләрдә калыр. Заман таләпләренә тулысынча җавап бирерлек итеп төзелгән әлеге бина  Шубан авылы халкына игелекле хезмәт куйсын, һәвәскәр сәнгать осталарын тагын да биегрәк иҗади үрләр яуларга рухландырсын. Кешенең күңел шатлыгын күрү бик рәхәт.

Әлеге мәһабәт бинага мәдәният йорты белән бергә китапханә, авыл җирлеге һәм почта бүлеге урнашкан. Ирле-хатынлы Рания һәм Илфат Фәсхетдиновлар клуб эшен яратып башкаралар, концертлар оештыралар, төрле чаралар уздыралар. Аңарчы эшләгән остазлары Инзилә Шәрипова, Гәүһәрия Шәйхиева, Әнисә Фәсхетдинова, Рәсүлә Гыйматовалар да үз эшләренең осталары, авылның мәдәни-агарту эшләрендә җиң сызганып эшләгән клуб мөдирләре.

– Хезмәт урыныбызны төзекләндерүләрен гаять тә куанып кабул иттек, – ди сәнгать җитәкчесе Рания Фәсхетдинова. – Мәдәният йорты директоры – ирем башыннан ахырына кадәр эшчеләр яныннан китмәде, җыештыру эшләренә дә башка кешеләрне җәлеп итәргә тырышмадык, техник хезмәткәребез Лилия Хәсбиева белән һәрдаим көн дә үзебез җыештырып, тәртипләп бардык. Техник хезмәткәребез 1992 елдан бирле эшли инде, бик уңган, пөхтә, тәртип яратучан кеше.

Мәдәният йорты ачылган көнне «Алга» хуҗалыгы җирлек халкын Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин концерты белән куандырды. «Җырчыдагы тавыш, җырчыдагы моң, тын да алмый тыңладык, рәхәтләнеп концерт карадык» , ди шубанлылар. Матур көннең бәрәкәте дәвамлы булсын.

Нәфыйга Галимуллина, Шубан авылы өлкәне: – Яңа клубны бик күрәсем килде, бик нык яңарттылар бит. Кызым үзем менгезеп куям дигәч, насыйп булды менә. Әлеге авылда 52 ел яшим инде, үзем Сосна кызы мин. Клубның куанычын күрергә язсын, бик тырыштылар инде.

«Алга» җәмгыятендә слесарь булып эшләүче Фәрит Хәлиуллин: – Озак-лап, тәфсилләп, бик матур итеп эшләделәр. Искиткеч яхшы булды, шуңа күрә дә тантанага шатланып килдек. Мәдәният йорты кирәк авылга, мәдәният учагы булса авыл таралмый дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев