Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Балның чынмы, юкмы икәнен белү өчен аны үлчәп карагыз»

Умартачылар бал суырта башлады. Апас районы Зур Күккүз авылы умартачысы Илдар Таһиров, быел бал уңышын күп дип әйтеп булмый, ди.

Көннәр салкын һәм яңгырлы торганга, кортлар очмый, чәчәкләрдә нектар да юк. Быел Таһировлар балның өч литрлы банкасын 1300 сумга сата.

– Булган бал сатылып бара. Мәскәү, Санкт-Петербургта да клиентларыбыз бар. Гарәп Әмирлекәренә күчтәнәчкә дә алып китәләр, – ди Илдар.
Шул ук вакытта ул читтән сыйфатсыз бал кертелүгә дә борчыла. Безгә “кытай балы” дип йөртелә торган ясалма бал күп керә, ди. Аны күбесенчә зур күләмдә ризык җитештерүчеләр сатып ала икән. Рестораннарда соуслар ясаганда кулланалар бу балны.

– Кытай балын, сыйфатсыз булса да, арзан торганга алуларын яшерми алар. Ә безнең балны кыйммәтсенәләр. Аннары ялган балны аеру да елдан-ел авырлаша дип ишеттем. Аны ясарга тәмам өйрәнеп беттеләр, – ди умартачы.
Таһировларның умарта оялары йөздән артык. Үз авылларыннан тыш күрше Шонгаты авылында да умарталыклары бар. Кортлар өчен шунда ук фацелия чәчкәннәр. Соңгы елларда бу культура умартачылар арасында популярлаша бара. Илдар әйтүенчә, ул нәкъ менә умартачылар өчен уйлап чыгарылган.

Аңардан бал күп җыела. Аннары кортлар ераграк арага очкан саен, нектарны күбрәк ашыйлар. Самолет ягулыксыз йөрмәгән кебек, кортлар шул нектарны ашап оча. Димәк, бал да азрак кайта дигән сүз. Шуңа да умарталык янына баллы үсемлекләр яки шул фацелия чәчәргә кирәк икән.
Шонгаты авылы кайчандыр зур авыл булган. Хәзер анда ташландык йортлар, бакчалар бик күп. Чабылмаган печән тезгә җитә. Шомырт, алмагачлар күп үсә. Ике елга ага. Үзәнлектә чәчәкләр шактый үсә. Умарта тоту өчен җайлы, тыныч урын.

– Әтием күп еллар колхоз умарталыгында эшләде. Бала вакытта аның янында кайнашып үстем. Әтинең һөнәрен хәзер мин дәвам итәм. Кортлар бик эшчән, төгәл һәм чисталык ярата. Аннары кортларны күзәтеп тору да бик кызык. Бал җыя башлаганда, алар бииләр. Бер корт уртага чыгып, бию хәрәкәтләре ярдәмендә аларга “сөйли” башлый. Калганнары аны әйләндереп ала. Уртадагы корт шул рәвешле хәбәр җиткерә. Компас ролен үти дияргә дә була. Биюгә карап, кайсы тарафка очасыларын аңлап алгач, барысы бергә очып китәләр, – ди Илдар.

Кортлар үзләре бик тырыш булгач, соры кортны озак ашатып ятасылары килми. Көз җиткәч, эшче кортлар ата кортларны куып чыгара. Аларны кышка калдырасылары килми. Чөнки үзләренә дә кыш буе ашап чыгарга шактый бал кирәк. Илдар кышка бер ояга 16-22 кг бал калдыра.
Умартачыдан чын балны ялган балдан ничек аерырга булуы хакында да сораштым. “Балыгызны үлчәп карагыз, өч литрлы банкага дүрт килограмм ярым бал сыя”, – дип киңәш бирде ул.

http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев