Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балны кайда һәм ничек сакларга кирәк?

Балны саклау турында умартачыдан киңәшләр. Ул дүрт төп факторга игътибар итәргә кирәк, ди.

1. Һава температурасы. +5° – +20° җылылык бал өчен идеаль булып санала. Үз йортлары белән яшәүчеләргә идән асты яки подвал бу очракта иң кулай вариант.

2. Бал савыты. Балның пыяла банкаларда сатылуы кулланучылар өчен бик уңайлы һәм дөрес ысул. Куе төстәге пыяла булса тагын да яхшырак. Балчыктан яисә юкә агачыннан ясалып, эче балавыз белән сыланган савытлар бу очракта тиңсез.
Соңгы елларда бик популярлашкан пластик савытларның матдәләрен бал озакламый үзенә сеңдерә башлый. Мөмкин булганча, мондый савытлардагы балны тизрәк күгәрми торган яисә пыяла савытка күчерергә кирәк. Балны алюминий яисә цинкланган савытларда саклау дөрес түгел.

3. Дымлылык. Дөрес савытка салынган һәм һава температурасы кулай булган урында сак­ланса да, дымлы урында торган бал аны үзенә тартачак һәм бу исә аның әчүенә яки бозылуына китерә.

4. Яктылык һәм ис. Бал яктылыкны, бигрәк тә турыдан-туры кояш нурларын яратмый. Салкынча урын дип, банкадагы балны тәрәзә төбендә саклау киңәш ителми. Тыгыз капкач белән ябылган савытны аш бүлмәсендәге шкафның бер бүлегендә, яктылыктан, төрле тәмләткечләрдән, тоз, ярма һәм җылылык чыганакларыннан ерак урында саклау бу очракта оптималь дип санала. Бигрәк тә фатирда яшәүчеләр өчен, дип яза “Татар балы – дөнья даны”.
 

Автор:Фануз Хабибуллин

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев