Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач өлкәннәре ни өчен рәхмәтле?

Бүгенге көндә проектта 1409 өлкәннәр катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина тикшерүе үтү өчен дәвам итәләр.

Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә график буенча көн саен авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза.

Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларны гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Район хастаханәсендә өлкән яшьтәге гражданнарны табиб-терапевтлар кабул итә.

Өлкән яшьтәге гражданнар район үзәк хастаханәсенә алып барганнары өчен рәхмәт белдерәләр. Шунды өлкәннәребезнең берсе — «Наз» үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучы Зәкиева Асия. Олы яшьтәге Асия апага өйдә йөрергә бик авыр. Ул үзе район хастаханәсенә барып җитә алмый. Социаль хезмәткәр Гарифуллина Гөлнура өлкәннәрне хастаханәгә озатуда һәм йөртүдә ярдәм итте. 

Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен медицина оешмасына китерү буенча «Өлкән буын» Федераль проекты аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын бик җиңеләйтә.

Бүгенге көндә проектта 1409 өлкәннәр катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр