Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач балалары чүплекләрне ачыкларга ярдәм итә

Хәтерләсәгез, 1 сентябрьдән «Мәктәп эко-патруле» республика бәйгесенә старт бирелде.

Анда республиканың бөтен укучылары да катнаша ала. Моның өчен Android яки iOS операцион системалары базасында эшләүче җайланмаган «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасын ялгарга кирәк. Теркәлү өчен Татарстан Республикасында «Электрон мәгариф» порталындагы шәхси кабинетыгызның паролен һәм логинын кертергә.

Бәйгедә катнашучылар мобиль кушымта ярдәме белән чүплекләр фотоларын ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына тапшыра ала. Иң актив укучыларга, мәктәпләргә һәм сыйныфларга уку елы азагында кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Безнең район укучылары да бу проекттан читтә калмады. Узган ел тирә-юньгә зыян салучыларны ачыкларга ярдәм иткән булсалар, быел да Карадуган авылында чүплек, Балтачта шәхси кибет янында ташланган чүпләрне фотога төшереп, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына тапшырганнар.

«Мәктәп эко-патруле» конкурсы исә тәрбияви әһәмияткә ия булудан тыш, табигать саклау органнарының рөхсәт ителмәгән урында чүп ташлауга каршы юнәлтелгән эшчәнлегенә дә ярдәм.

Фото: https://www.google.ru/search?q=%D0%B4%D0%B5%D1%82%D0%B

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250