Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач балыкчылары, сез дә сак булыгыз!

Әле кышка аяк басарга өлгермәсәк тә, балыкчыларыбыз бозга чыгып, фаҗигаләргә юлыга башлаганнар да инде. Коткаручылар, гадәттән тыш хәлләр буенча җаваплы орган вәкилләре кешеләрне юка боз өстенә чыгуның куркыныч булуын искәртеп торалар.

Шулай булуга да карамастан, соңгы вакытта Татарстанның берничә районында һәм шәһәрләре территориясендәге зур елгаларда боз ярылып кешеләр бату очраклары булган, үлүчеләр дә бар.
Чын нык боз зәңгәрсу яки яшькелт төстә булырга һәм калынлыгы 6-7 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Татар халкының "Көзге бозның көзге калынлыгына ышан, ә язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма", дигән әйтеме һава торышының тотрыклы булмавы аркасында бик үк туры килеп бетмәскә дә мөмкин шул.
Балтач балыкчыларының күпчелеге, нигездә, Нократ елгасын үз итә. Балыкчыларыбыз, сулыкларда сак булыгыз, гомерегезне куркыныч астына куймагыз! Әгәр тиешле таләпләрне үтәмәсәгез, 1500-2000 сум штраф салулары ихтимал.
Фото: http://www.belta.by/ru/all_news/regions/V-Sennenskom-rajone-spasateli-vytaschili-iz-podo-lda-rybaka-FOTO_i_586009.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250