Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач башкалага да үрнәк (+фоторепортаж)

27 гыйнвар көнне ветеран чик сакчылары Казан шәһәрендә урнашкан 149 лицей бинасында хәрби-спорт темасына багышланган чарада катнаштылар.

Чик гаскәрләре оешуына 100 еллыгын билгеләп үтү, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү “Татарстан чик сакчылары” ижтимагый оешмасын җәелдерү буенча сөйләшү, киңәшмә уздырдылар. Ветераннар Балтачта урнашкан мемориал-һәйкәлнең бик уңышлы урында урнашканлыгын һәм чик сакчыларына куелган һәйкәлнең тулы, матур булуын республикада аңа тиң һәйкәлнең булмавын билгеләп үттеләр. 27 майда Чик сакчылары көненә багышланган бәйрәм чараларына Балтачка киләчәкләрен әйттеләр. Казан каласы бу яктан Балтачтан үрнәк алырга тиеш, диделәр. Шулай ук ветераннар лицейның спорт залында “Яшь чик сакчылары” төркеме белән очрашып, булачак Ватан сакчылары катнашында эстафета карадылар һәм үзләре дә кайбер спорт төрләрендә катнаштылар. Бу чарада безнең районның чик сакчылары ветераннары лидеры Ринат Зарипов та катнашты.

 

Ринат Зарипов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби-спорт