Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач басуларында пошилар кешеләрне куалар

Балтач район дәүләт ветеринария идарәсе хәбәр итә:

Җомга көнне өйләдән соӊ, машинада урманнан җиләктән кайтучы N. (исемен эйтмәскә үтенгән), кайтыр басу юлында сәер пошины күреп ала. Зур ата пошиныӊ мөгезләре зур, әмма сынгалаган, канаган, үзе аяклары белән җир казый. Машинаны күрүгә аӊа ташлана. Җиләкче эшнеӊ хөрти икәнен аӊлап, машинаны читкә алып, кызу тизлек беләһн качарга мәҗбүр була. Кайтуга бу хәбәрне егерьга җиткерә.

Егерь Хакимзянов тиз генә әйтелгән урынга юнәлә һәм күпмедер вакыттан соӊ пошига тап була. Поши яӊа һөҗүм обектын күреп, ташланмакчы була, әмма егерь өлгеррерәк булып чыга - аны атып үтерә. Пошины караганнан соӊ, дөрестән дә аныӊ ата булуы күренә. Аныӊ гәүдәсеннән кисәкчекләр лаборатория тикшеренүенә Казан шәһәренә җибәрелә. Балтач район баш ветеринар врачы Алмаз Исрафилов белдерүенчә, бу котыру авыруына охшаган, пошиныӊ баш миләре зараланганы, беренче карганда ук ачык күренә. Мондый хәл пошины зарарланган кыргый ерткыч җанварлар тешләгәннән килеп чыгарга мөмкин, шуныӊ өчен урманда, урман кырыенда урнашкан басуларда йөргәндә сакчыллык кирәк, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250