Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач базары гөрли (фото)

Балтач ипи комбинаты каршындагы мәйданчыкта моннан берничә ел элек базар оештыру максатыннан, сату урыннары бүленеп бирелде. Бүгенге көндә анда тулы куәтенә сату бара.

Базарның махсус көне дә бар, һәр атнаның пәнҗешәмбесендә биредә сәүдә гөрли. Элегрәк берничә сату ноктасы гына булса, бүген ул тулы бер базарны тәшкил итә. Заманында Чепья базары гөрләгән кебек, хәзер Балтач базарын гөрләтә сатучылар. Биредә ниләр белән генә сату итмиләр. Ите, сөте, мае-балы, яшелчәсе, җиләк-җимеше, балыгы, үсентеләр дисеңме, кием-салым ... барысы да бар. Шашлыкка кадәр пешерәләр. Эшмәкәрләр генә түгел, биредә гади халык та үз хуҗалыгында җитештергән продукция белән сату итә ала.

Иртәнге сәгать җиде тулганчы ук нәрсә дә булса сатып алып, өйләренә юл тоткан райондашларны еш очратам. Димәк, бу базар халыкка бик кирәк булган. Базар гөрли. Хәлләр Балтач базарында...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250