Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач белән яӊадан танышу (+фото)

Районбызда урнашкан предприятие-оешма җитәкчеләре үзара еш аралашсалар да, урыннарда бер-берсенеӊ нинди хезмәт белән шөгыльләнгәнен күз алдына китереп бетермиләр.

Шушы нисбәттән, узган атнаныӊ җомга көнендә оешма җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр Татарстан Республикасының 2019-2024 елларда социаль-экономик үсеш фаразы параметрлары буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы – видеоконференциядән соӊ бергә җыелып, район белән танышырга булдылар. Иӊ элек алар алдында районда төзелеш өлкәсенең бүгенге көндә халәте турында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, ә сәнәгать, төзелеш, һәм хезмәт күрсәтү оешмаларының агымдагы елның 8 аенда эшчәнлеге турында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин чыгыш ясадылар.

Шуннан соӊ җитәкчеләр урынга барып, “Агрохимсервис” җәмгыятенең Арбаш карьеры, “ИП Хусаинов”һәм“Тимерком” ширкәтләре эшчәнлеге белән таныштылар, күп сорауларына җавап алдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек