Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсе киңәйгәннән-киңәя (фото)

Балтач бистәсе киңәйгәннән-киңәя - кичә иген үскән кырларда бүген яңа йортлар калка.

Бистәнең үзәгендәге үзгәрешләр белән көн дә очрашып торабыз. Ә менә Балтач трак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы урнашкан урам буйлап иң өскә үк күтәрелсәгез, яңа бер микрорайон "калкып чыкканын" күрерсез.
Әле кайчан гына бу җирләрдә иген шаулый иде бит..., диярсез. Биредә ветераннар өчен һәм яшь гаиләләргә дәүләт ипотека программалары нигезендә салынган йортлар тезелеп киткән. Аларда яшәүчеләр үк бар инде.
Бистәнең бу яңа күренешләре Девятаев, Кол Шәриф урамнарыннан төшерелде. Биредә тормыш кайный: ут, су, газ кебек коммуникацияләр башкарылган, күптән түгел урамнарга вак таш та түшәделәр. Озакламый Сорнай урамы да сафка басар. Хәзерге көндә анда да төзелешләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250