Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсе үзәгендәге гомуми мунчаның ябылуын халык авыр кичерә

"Балтач халкы, бигрәк тә, күпкатлы йортларда яшәүчеләр, бистә үзәгендәге гомуми мунчаның ябылуын авыр кичерә. Бүгенге көндә озак еллар халыкка хезмәт иткән бу бина бикле тора.

Район җитәкчеләре: "Андый зур бинаны тоту чыгымлы, үз-үзен акламый", дип аңлаталар. Шуның өчен торак-коммуналь хуҗалык идарәсе яки берәр шәхси эшмәкәр кечкенәрәк мунча төзетсә, яхшы булыр иде. "Өлкәннәр ункөнлеге"ндә бу мәсьәлә игътибарга алынып, киләчәктә хәл ителер, дигән өметтә калабыз", дип хәбәр итте өлкәннәр.

Әлеге сорау белән Балтач торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниясе җитәкчесе Рәшит Гарәфиевка мөрәҗәгать иттек. "Бистәдә гомуми мунчаны эшләтү буенча яки яңасы төзеләчәк дип берни дә ышандыра алмыйм. Мунчага йөрүчеләрнең саны 10 кешедән артмый. Ә җаен тапканнар берләшеп, Карилегә Тәбрис Габдрахмановның шәхси гомуми мунчасына йөри башладылар. Әгәр дә мунчага йөрүчеләр күп булса, бу мәсьәләне хәл итеп булыр иде, бәлки".
Фото: http://2gis.ru/39572

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250