Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсендә «СМУ» башында да урамнар кардан чистартылмый

Юллар, юллар һәм юлсызлык. Кыш айларында Балтачның СМУ як өлешенең кайсы урамы гына тулысынча чистартылып, тәртиптә тора икән?

Менә Искра урамы инде соңгы 3 елда тиешенчә чистартылмый. Урам башындагы Казан юлы өстенә чыга торган өлешен чистартуны бөтенләй кирәк тә санамыйлар, ахрысы.
Бу проблема белән Балтач авыл советына да кергәләдем, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировка да берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, хәтта быел Балтачка Республиканың Эчке эшләр министры Рифкать Миңнеханов килгәч, аңа шушы юллар мәсьәләсе турындагы соравымны бирдем. Җитәкчеләрдән уңай җаваплар ишетсәм дә, ләкин гозерләрем һаман үтәлми кала.
Безнең Искра урамы хәзер кайсы оешмага беркетелгәндер, элекке елларда МДСУ егетләре эшләрен намус белән башкарып, җиренә җиткереп чистарта иделәр. Иртән-иртүк кеше эшкә барганда урамыбыз "ялт" итеп торыр иде. Андый тырыш эшчеләр калмады мәллә инде ул хәзер?
Үткән елларда юлларны кардан ачучы булмагач, үземнең шәхси тракторым белән дә чистарткан чакларым булды. (Мин - II төркем инвалид, эшләмим, 55 яшьтә).
Фото: https://www.drive2.ru/l/288230376152034824/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250