Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсендә суүткәргечләр яңартыла

Бистәнең Сәйдәш урамында су трассасын яңарталар. Бу яхшы күренеш. Ләкин төрле сүзләр йөри: трассадан өйгә су кертү хуҗалык өстенә кала икән, өйгә кадәр су кертүнең 1 метры 1 мең сум була икән. Бу проблемага ачыклык кертә алмыйсызмы? Рәхмәт.

Редакциябезгә шушындый эчтәлекле хат килеп төште. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Район коммуналь хуҗалык оешмасыныӊ генераль директоры урынбасары Рәшит Гәрәфиевка мөәҗәгать иттек:
«Балтач бистәсендә урамнарда 60-70 нче елларда салынган суүткәргечләр күп. Алар еш тишелеп, су белән тәэмин итүдә күп өзеклекләр чыгарып, халыкта ризасызлык тудыра. Ниһаять, район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе 2 ел йөреп,бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек тапты, республикабыздан безгә бу елга 11 млн. сум күләмендә акча бүленде. Бу средстволар 6 су башнясын һәм урамнарда суүткәргечләр алыштыру өчен каралган.
Инде Комаров урамында эшләрне тәмамладык. Энергетик урамында эшне алып барабыз. Сәйдәшев, 1 нче май, 8 нче март урамнарында бу эшне «Стройметиз» оешмасы башкарырга алынды. Урамнарда суүткәргеч алышынганда, шәхси хуҗалыкларга су бара торган торба тимердән булса, аны алыштырырга кирәк булачак. Торба полиэтилиннан булса, аны ялгап китәбез.
Өйләргә бара торган суүткәргеч төп трассадан соӊ шәхси хуҗалыкныкы, шунлыктан алыштыру мәшәкәтләре дә хуҗалык өстендә. Бу очракта су торбасын алыштыруны, шул исәптән түләүне үзләре хәл итәләр. Кемгә һәм ничек эшләтәләр, алар иркендә.
Шунысын әйтергә кирәк, барлык шәхси хуҗалыклар су торрбаларын алыштырып бетерсәләр, алдагы ел планында бу урамнарга асфальт булыр, дип көтелә. Алып барыла торган эш авырлыклар китереп чыгарса да, моны эшләмичә булмый. Бистә халкы моны дөрес аӊлар, дип уйлыйм».
Фото: http://poselok-arneevo.ru/o-proekte/novosti/v-arneevo-vedutsya-raboty-po-stroitelstvu-vodoprovoda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250