Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсендә тагы бер кибет артты (+фото)

Ниһаять, хәйран буш торганнан соӊ «Факел» балалар һәм яшүсмерләр клубы янында урнашкан бинада «Мебельная территория» исемле кибет ачылды.

Ачылу хөрмәтенә лоторея билеты уйнатылды, җырлар җырланды, теләкләр әйтелде, бүләкләр өләшенде. Халыкныӊ әллә шул бүләкләр «тартты», әллә инде кызыксыну көчле булды, килүчеләр ишле иде. Хәер, мондый кибет ачылганда кеше гадәттә күп була, соӊыннан гына ул бушап кала. Сәбәбе гади, йорт җиһазларын көндәлек алыштырмыйлар, ә иӊ мөһиме – акча ягы саерак шул кесәдә. Кибет урынына җитештерү объекты ачылса, тагы да кулайрак булыр иде, ни дисәӊ дә, хезмәт хакы, салымы, җитештергән товары да була. Ярый, анысы да булыр, дип көтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибет