Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсендә төзелә торган балалар бакчасында нигә эш кызу бармый

Бистәгә бик тә кирәк балалар бакчасын төзүнең башлангычында эшләрнең кызу темплар белән башланып китүе, читтән карап, кызыксынып йөрүче әти-әниләрдә яклау тапкан иде.

Әмма, соңгы вакытларда бу төзелештә эшләрнең акрын баруы аларны битараф калдырмый, ни сәбапле төзүчеләр акрынайдылар икән, дип редакциягә борчылып шалтыратулар да, урамда очрашканда ул турыда сүз башлаучылар бар. Эшләрнең акрын баруында иң төп фактор - юл йөрүдә кертелгән вакытлыча чикләүләр һәм шуңа бәйле рәвештә төзелеш материалларының тулы күләмдә тупланмавында , дип аңлаталар төзүчеләр. Сәбап монда гына түгелдер, ничек кенә булмасын, алынган эш вакытында үтәлергә тиеш. Бу төзелеш Республика җитәкчеләренең контролендә һәм киләчәктә райондагы социаль объектларга финанс бүлеп бирүгә дә йогынтысы зур булачагын искә алып ашыгыргы кирәк. Ә хәзергә балалар бакчасының беренче этажының стенасын күтәрү тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250