Шимбә көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин бер төркем төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән Балтач бистәсе үзәгендә ял паркы була торган урында киңәшмә үткәрде.
Төп мәсьәлә, инде күптән халык теленә кергән, бер башыннан балалар уйнау өчен ясалган мәйданчыгы да әзер булган ял паркын төзеп бетерү.
Моның өчен район бюджетында финанс средстволары каралмаган, шул исәптән башкаладан «хәер сорашу» да көткән нәтиҗәне бирмәячәк, чөнки бүтән кирәк юнәлешләр буенча мөрәҗәгатьләр бихисап.
Бердәнбер юл - бу бик кирәкле үзәкне үз көчебез белән булдыру. Балтач бистәсендә үткән референдум нәтиҗәләре буенча да халыкның да моңа карашы уңай. Шул уңай карашны акчага «әйләндерү» буенча гына эш җитәрлек түгел. Мәсәлән, бистә халкы 200 мең сум акча җыя икән, башкаладан килгәне белән ул 1млн. сум күләмендә булачак. Бу средствога нәрсәдер эшләп була.
Бистәнең башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахмановка кичекмәстән бу өлкәдә эш оештырырга кушылды, чөнки урында акча җыелмыйча, Казаннан финанс средстволары бүленмәячәк.
ООО «Водстрой», МДСУ -1 Балтач филиалы, ООО «Энергосервиз», район электр челтәре, коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә акча бүленгәнне көтмичә, эш башларга кушылды. Район башлыгы, ял паркының беренче чираты 30 август көнгә тапшырылырга тиеш, дип белдерде һәм ул шуны тәлап итәчәген ассызыклап әйтте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев