Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач буйдаклары, чират сезгә дә җитәчәк, әзерләнә торыгыз

Татарстанда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең гаилә үзәге инициативасы белән 14 районда өйләнмәгән ир-атларның санын алу үткәреләчәк.

18-60 яшьлек буйдакларга анкетадагы 44 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Әлеге сораштыру күп кенә сорауларга җавап табарга булышачак икән. Әйтик, ни өчен ир-атлар шул яшькә җитеп тә гаилә кормаган яки аерылышырга карар кылган? Ныклы гаилә корырга нәрсә комачау итә? Анкета нәтиҗәләре билгеле булганнан соң районнарда танышу клублары оештырырга җыеналар.

Буйдакларны әлегә Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Лаеш, Тукай, Мөслим һәм Спас районнарында санамакчылар. Киләчәктә башка районнар да җәлеп ителәчәк. Балтач буйдаклары, чират сезгә дә җитәчәк - әзер булыгыз яки өйләнә торыгыз, 44 сорауга җавап тотасыгыз булачак.
Фото: http://content.podarki.ru/goods-images/a6595cd3-b75a-4154-aa7d-19d40133cfee.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250