Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач чәк-чәген Италиядә дә беләләр

Июль аеның беренче шимбәсе ел саен Халыкара кооперация көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Балтач кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдинов белән сөйләштем.

- Сәүдә белән шөгыльләнүчеләр саны кискен арткан хәзерге заманда бу өлкә хезмәткәрләренең хаҗәте бармы, аларның хезмәтеннән район халкы ни дәрәҗәдә файдалана, алар булмаса да эшмәкәр булып теркәлгән сәүдәгәрләр халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итәләр түгелме соң?
- Безнең кирәк бармы-юкмы икәнне белергә теләсәң, үзәктән читтәге кечерәк авылларга барып карарга кирәк. Эшмәкәр табыш булган җирдә генә йөри. Ә без, беренче чиратта, халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотабыз. Кечкенә генә авылларда да яшәү өчен көндәлек кирәкле товарларны сатуны оештырабыз. Махсус җиһазланган автомашиналарда ике якка чиратлап чыгып сатабыз. Кайсы көнне кайбер авылда мең сумлык та товар сатылмый. Әмма икенче көнне дә чират буенча анда тагын барабыз.
- Заманында авыл саен булган кибетләрегезнең кулланучылар җәмгыятендә калганнары бик аз бугай хәзер?
- Аз иде. Үзгәртеп корулар чорында ябылган кибетләрне әкренләп ача башладык. Җәмгыять карамагында 30га якын кибет бар хәзер. Аларның яртысы Чепьядагы кулланучылар җәмгыятенә карый. 11ендә сәүдә хезмәте күрсәтелә.
Быелның беренче яртысын табыш алып, 106 процент үсеш белән тәмамладылар. Моңа авыл халкының ихтыяҗын өйрәнеп, товарларны күбрәк алар соравы буенча кайтарып ирешелә.
- Чепьядагы җәмгыятьне гел мактыйсыз. Заманында үзегез шунда җитәкче булгангамы әллә?
- Райпога җитәкче итеп Чепья РТПсы җитәкчесе постыннан чакыртып куйдылар. Бу тармактагы эшне район буенча да яхшыртып булмасмы дигән максат белән эшләп йөрү.
- Алга китеш бар дисезме?
- Арттан йөрү, гел бер урында таптану безнең Балтач районы өчен, гомумән, ят күренеш. Кулланучылар җәмгыяте хезмәтеннән файдаланучылар районда артуга бара.
...

Мәкаләнең ахырын «Хезмәт» газетасының 48нче санында (03.07.15) укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250