Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач егете Рәшит Мәхмүтовны эзлим

Гаиләбездә сугыштан соңгы еллар истәлеге - өч егет төшкән фотокарточка саклана.

Шул өч егетнең берсе, сезнең райондашыгыз - Рәшит Мәхмүтов. Калганнары Кукмара районы егетләре - Өркеш авылыннан Мөхәммәтраиф, Шепшеңәр авылыннан минем энем Йосыф Шәнгәрәев. Кызганчка каршы, Рәшитнең кайсы авылдан икәне язылмаган.
Фотокарточка Кемерево өлкәсе Междуречье исемле шахтерлар шәһәрчегендә 1953 елда төшерелгән. Күп еллар үтеп, күп сулар акса да, бу фото гаиләбез өчен бик кадерле истәлек, чөнки энебез Йосыф 1959 елда армия хезмәтен тутырып кайтып, 1960 елда өйләнеп, 2 айдан фаҗигале төстә вафат булды. Ул хәсрәтне без, бигрәк тә әниебез Хәмдия бик авыр кичердек.
Инде әниебез дә, туганнарым да вафатлар. Мөхәммәтраиф Шәнгәрәев тә инде вафат. Мин Балтач егетенең язмышы белән кызыксынам, уйланам. Исәнме, кайларда яши икән?
Белүчеләр булса, миңа түбәндәге адрес буенча хат язсыннар, яки шалтыратсыннар иде.
Адресым: 423554, Республика Татарстан, Нижнекамский район, деревня Шингальчи, улица Школьная, дом №4, Шангараев Якуб Шангараевич. Тел.: (8-8555) 43-04-51.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250