Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Китапта үткәннең каны, киләчәкнең җаны

Кулымда өр-яңа китап: «Югалган эзләр буйлап». Аны миңа бер ай чамасы элек китапның авторы Ленура апа Сафина үзе бүләк иткән иде. Кыскача гына бу олы хезмәт турында үземнең фикерләремне ирештерәсем килә. «Урамнан җил-җил атлап, күргән-белгәнне сәламләп килүче бу ханым турында һич тә җитмешне узган кеше дип уйламассың. Аңардан шулхәтле көчле...

Кулымда өр-яңа китап: «Югалган эзләр буйлап». Аны миңа бер ай чамасы элек китапның авторы Ленура апа Сафина үзе бүләк иткән иде. Кыскача гына бу олы хезмәт турында үземнең фикерләремне ирештерәсем килә.

«Урамнан җил-җил атлап, күргән-белгәнне сәламләп килүче бу ханым турында һич тә җитмешне узган кеше дип уйламассың. Аңардан шулхәтле көчле энергия бөркелә. Үзеннән-үзе янында тукталып, бер җылы сүзен булса да ишетәсе килә. Ә ул, белеме тирән, дөньяны аңлавы киң, хисчән күңеле юмарт булганга, зур эшкә тотынган. Олыгайган көнендә кешеләр белән аралашу осталыгын эшкә җигеп, райондашларны яхшы белүен, бай мәгълүматын файдаланып, Балтач авылы тарихын барларга алынган». Әлеге җөмләләр шагыйрә Фәридә Шакированың авторга, китапка бирелгән кызыклы бәяләмәсеннән китерелде. Ә рәсемдәге «гүзәл кыз» китапның авторы, инде күптән лаеклы ялдагы мөгаллимә, комсомол, партия, мәгариф ветераны Ленура Сафина. Ленура апа белән танышлыгым да «заочно» гына, төгәлрәге, «Хезмәт»тә басылган рәсеме һәм материаллары аша гына иде. Ярты гасырдан артык элек, әле мин түбән сыйныфларда укыганда бездә укытып киткән мәрхүм Марсель абый Миңлебаевның җәмәгате булуын да берничә ел элек кенә белдем. Ә китап - искиткеч. Автор безне үзе туплаган тарихи материаллар аша Балтачыбызның 6-7 гасырлык үткәне, бүгенгесе белән таныштыра. Тарихчы-мөгаллимә китапны дөньяга чыгаруда мораль һәм материаль ярдәм күрсәткән район җитәкчеләренә, аерым шәхесләргә һәм оешмаларга рәхмәт сүзләрен ирештерә. Мин дә үз чиратымда якташларым исеменнән Ленура апага олы рәхмәт сүзләремне ирештерәм, аңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер, яңадан-яңа иҗат куанычлары күрү насыйп итүен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250