Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач халкы: «Гомуми мунча кирәк!»

«Гомуми мунчалар кирәкме» дигән мәкалә басылгач, халыктан күп кенә мөрәҗәгатьләр килеп иреште.

Балтачның Совет урамыннан Мәсрүрә Шакирова һәм Асыя Бәйрәмова (икесе дә пенсиядә, II төркем инвалид), Ленин урамы 37А йортыннан Лена Хәбибуллина белән Фәридә Сәлихова (Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны) редакциягә шалтыратып, үзләренең гозерләрен җиткерделәр.
-- Мунча кирәк, ябылмасын иде. Без картларга бер юаныч та ул, шунда бары бер-беребез белән күрешеп кайтабыз. Тормышыбызның бер кисәге ул - мунча, - диделәр.
Норма авыл җирлегенә караган Кариле мунчасы турындагы фикерләрне җирлек башлыгы Фәнил Кәлимуллин ирештерде: -- Баракта яшәүчеләр Роза Яруллина, Фәйрүзә Сәлиховалар мунчаны эшләтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Халык: «...Ничек тә яптырмагыз инде», дип үтенә.
Шулай ук Балтач мунчасы бинасының мәйданы зур булу сәбәпле, күп чыгымнар тотылуын исәпкә алып, «Бәлки, кечкенәрәк мәйданлы башка бина төзерләр, мунча барыбер кирәк бит!» - дигән дә тәкъдим булды.
Үз исемен белгертергә теләмәгән олы яшьтәге бер ханым да: - Балтачыбыз гел алдынгы урыннарда мактала, үсә, ныгый. Хәлле кешеләрнең ике-өч катлы шәхси йортлары калка тора. Ә безнең ише мескеннәргә бер мунча тотарлык та мөмкинлеге юкмыни районның?! - дип үпкә катыш гозерен әйтте.
Фото: http://www.kopeika.org/articles/view/3960

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250