Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач халкы тәмле ашый һәм чиста, төзек машинада йөри ...

Бездә төзелүче социаль объектларның күпчелеген кибетләр, аптекалар, автомойка һәм автосервислар тәшкил итә. Шуңа да Балтач халкы тәмле ашап авырый һәм чиста, төзек машинада йөри.

Каенлык ягындагы "Алсу" кибете янында төзелеш башлану белән халык әлеге бина "Биредә кибет яки автосервис булыр", дип фаразлады. Әлеге микрорайонда социаль объетларның артуы куандара. Тик фундамент өчен чокыр казыган чагында тротуарларга бик нык зыян килде. Яңгырлар озак яву сәбәпле, әлегә төзелеш эшләре туктап тора.
Тиздән әлеге урында зур бина сафка басар һәм район халкына игелекле хезмәт итәр. Тик шул чагында бозылган тротуар да онытылмасын иде. Без - көндәлек әлеге тротуардан узып йөрүчеләр хуҗаларның төзелеш эшләре беткәч, юлларны ремонтлауларына өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250