Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач инкубаторында беренче чебиләр чыкты

Дөрес, ул хәзер инкубатор дип аталмый инде. Моннан ике ел элек хуҗасы да үзгәреп, Айрат Хәкимҗановның крестьян-фермер хуҗалыгына әйләнгән.

Биредә сезон һәр елны 1 марттан башлана һәм март азагына беренче чебешләр дә чыга. Аз да түгел, күп тә түгел, "нибары" 8-9 мең тирәсе "генә". Быел бу көн 27 мартка туры килгән.
"Бер кечкенә чебешләр алып үстерергә күнеккән кеше әле дә шундыйларны сорый, ел саен үзем үстерәм, диючеләр бар. Шулай да 20 көнлек, бер айлык чебиләргә сорау зур, - диләр биредә. - Шуны истә тотып, соңгы елларда чебешләрне үстереп тә сата башладык. Моның өчен махсус ике корпусыбыз бар. Мондый чебиләрне халык 1-9 майларга, көннәр җылынгач, чебешләрне тышта калдырып була башлагач, дип сорый. Кешеләр ихтыяҗын өйрәнеп эшләргә тырышабыз. Әйтик, катнаш азык сораучылар арткач, аны үзебездә ясый башладык. Халык бик яратып ала. Бездә алар әллә ничә төрле. Әйтик, туганнан 14 көнгә кадәр бирелә торганы "Старт" дип аталса, аннан соңгысы "Рост" дип йөртелә...
Бездә бит чебешләр генә түгел үрдәк, каз бәбкәләре дә чыгарыла. Аларның беренче партиясе майда чыкса, июнь башларына индоуткалар сатыла башлый. Быел беренче мәртәбә мулардлар да булачак, алар 2 июньнәргә чыгар дип уйлыйбыз".
Кыскасы, яз белән бергә эшләр сезоны да башлана. Чеби үстерергә яратучылар, сезгә старт бирелде. Алга!
Фото: http://fomuvi.ru/zagadki/shutochnye-zagadki/cyplenok-i-doroga.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250