Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач картлары, төп башына утыртмасыннар

Өлкәннәр декадасы якынлашкан көннәрдә шәһәрләрдә һәм шәһәрләргә якын районнарда йортлар һәм фатирлар буйлап үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып, алдап йөрүчеләр күренә башлый.

Яшь кешеләр, имеш, Пенсия фонды кушуы буенча халык санын исәпкә алабыз, консультация үткәрәбез, дип документларга кул куйдырта икән. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, бу ялган хезмәткәрләргә ышанырга ярамый. Пенсия фонды хезмәткәрләре фатирлар буйлап йөрми, кешеләрне бары эш урыннарында гына кабул итәләр. Өйгә киләсе булган очракта, адресатка алдан хәбәр ителә.

Мондый начар ниятләр белән йөрүчеләр, гражданның шәхси документ белешмәләре белән ялган гамәлләр башкарырга мөмкин яки аларның йорт караклары булуы ихтимал. Бәйрәм уңаеннан ташламалы бәядән товар-продукция сатабыз, дип яраксыз, үтмәс товар сатып чыгып китүләре дә бар. Балтач картлары, игътибарлы булыгыз, төп башына утыртып куймасыннар!
Фото: http://www.smol.aif.ru/society/people/1476292

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250