Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач – Казан арасы: 12 көн барасы

Кечкенә кызыма Балтач районының Түнтәр авылында яшәүче дусты җи­бәр­гән посылка 12 көн ди­гән­дә, ниһаять, килеп җитте.

Газета-журналлар­ның килеп җитмәве, посыл­каларның югалуы, адашып йөрүе  халыкны поч­та хезмәтеннән биздереп бара. Почта бүлекләре юрган-мендәр, кер порошогы, кәстрүл сату урынына гына әйләнеп калмасын иде. Ике арада йөрүче хатларны көтүчеләр барын да онытмаска кирәк!

Безгә бүләк җибәрүче кыз да аның килеп җитүен түземсезлек белән көтте. Посылканы салуга, интернетта смс  юллады. “Әбием белән бүген почтага менеп, Зиләгә бүләк җибәрдек. Андагы күчтәнәчләрне  зур итеп кабул итеп алыгыз. Алдан җибәрәбез. Үзенә күр­сәтмичә генә алып кайтыгыз инде. Туган көне көнне ачарсыз. Сезгә ул посыл­каның трек-кодын да җи­бәрәм. Интернетка кереп, шуның буенча кайда йөр­гәнен күзәтеп була”, – диел­гән иде.

Бүләкне үзем дә сабыйларча көтә башладым. Теге трек-кодны җыеп, “Почта России” сайтыннан чыкмыйм да диярлек. Буш вакытым булдымы, безгә ки­лергә тиеш бүләкнең язмышын күзәтәм. 9 октябрь көнне Түнтәр авылы почтасына кабул ителгән, төштән соң Балтачка китеп барган. 10 октябрьдә исә Казанга ук килгән. Эчкә җылы керде. Хат ташучыларның язу ки­тергәнен көтеп тормадым, үзебезгә хезмәт күр­сәтә торган почтага керергә булдым. Озын чират та куркытмый, 20 минут торганнан соң, оператор кызга теге кодны кат-кат кабатлыйм.

Ә ул: “Сезнең посылка бездә юк. Ул 80 нче почтага киткән. Декабристлар урамында”, – дип җавап бирде. Ике баланы да тиз­рәк сөен­дерәсе килә бит. Декабристлар урамына юл тоттык. Би­редә дә чират. Өстәвенә талон системасы керткәннәр. “Посылка алу өчен” дигән язу алып, мин дә үз чиратымны көтә башладым. Көткән кешегә минуты да сәгать төсле тоела. Биредә дә тиз булмады. Инде чират җитеп, посылканы алырмын ди­гәндә, почта хезмәткәре миңа усал караш ташлады. “Без аны дөрес адресына җи­бәр­дек. Монда юк”,– диде. По­сыл­каның кайдалыгын белер өчен өйгә кайтып киттем. Тиз генә компьютерны кабызып, теге кодны тагын җыйдым. “Балтач күчтә­нәче” декабристлар урамыннан сортировкага киткән. Ә аннан соң янәсе дөрес адреска –  Большая Заречная урамына юнә­лә­чәк икән. “Почта Росси”ның кайнар линиясенә шалтырата башладым. Шөкер, озак көттермәделәр. “Сез­нең посылка тиешле урынга киткән. Әле юлда. Иртәгәләргә барып алыгыз”,– ди телефонның теге ягындагы кыз. – Ничек инде, дөрес адреска китсен? Сез посылкаларны җибәр­гәндә адреска карап тормыйсызмыни? Без бит 88 нче почта бүлегенә карыйбы. Ул Зур Урам адресы буенча урнашкан”,– дим. Оператор кыз гафу үтенергә уйлады. Шимбә көн иде бу. Безгә кирәкле почта ял һәм дүшәмбе көнне эшләми икән. Димәк, си­шәм­бе көн кала. Ә кызымның туган көне иртәгә бит! Ярый әле, үзе бу хакта белми дип, посылка маҗа­расын онытырга булдым. Янә­се, си­шәм­бене көтәм.

Тик барыбер мин уйлаганча барып чыкмады. Иртәгесен Бал­тачтагы кыз, Зиләне туган көне белән котлап, смс юллаган. “Килмәдең дип үпкәләмә. Үзем бара алмагач, әбием белән почта аша посылка җибәргән идек. Тик  аны әле дә сезгә тапшырмаганнар. Бүләгем кайдадыр йөри. Югалыр да инде”, – диелгән иде анда. Бу сүзләрне укыгач, Зилә үксеп-үксеп елый башлады. Юк, бүләкле була алмавына түгел, посылка җибәр­гән кызны җәлләп  сүзләренә елый иде ул. Шулвакыт берни эшли алмаганыма  кыен булып китте. Балтачка кайтып кына килгән булсак?

... Сишәмбе көнне иртән үк посылка юл тоткан почта бүлегенә шалтыратып, алардагы “күчтәнәч”не 88 нче бүлеккә җибәрүләрен сорадым. Ярар дип вәгъдә бирделәр. Тик теге кодны ничә тапкыр җыеп карасам да, посылка яңадан сортировкага киткән иде. Шулай итеп, ул әлеге дә баягы Лаеш райоынында урнашкан сортировкага 5 тапкыр барып кайтты. 21 октябрьдә аның үз почтабызга килгәнен белдек. Бу юлы кызым белән икәү киттек. Алуга, беренче эш итеп, Балтачтан куелган индексны карарга булдым. 88 урынына 80 дип куелган икән. Ә посылка тышындагы адрес берни аңлатмый ми­кәнни соң? Юкса, шуңа бер генә күз төшерсәләр дә, бүләк вакытында килер иде.

Посылкалар, хатлар югалмасын өчен нишләргә соң? “Россия Почтасы”ның Мамадыш районыдагы Түбән Яке авылы бүлеге җитәкчесе Зөмәрия Ризванова, безнең мондый хәл белән очрашкан булмады, ди. “Каядыр посылка, заказлы хат җибәргәндә, без аның адресы буенча индексын эзләп табабыз. Әгәр хат җибәрүче аны дөрес куймаган икән, компьютер  бу “күчтәнәч”не кабул итми. Индексы бөтенләй язылмаган булса, үзебез эзләп табып куеп җибәрәбез”,– ди ул.

“Россия Почтасы”ның Татарстандагы җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәк­чесе Артем Стюфеев белән дә элемтәгә кердек.

– Без яңа программа буенча эшли башладык. Хәзер посылкаларны сортировкалау автомат машиналар ярдә­мендә башкарыла. Кул хез­мәтен киметү өчен эшләнде бу. Әгәр инде, индекс дөрес язылмыйча, посылка каядыр китә икән, аның хуҗасын барыбер эзләп табалар. Бу очракта күрсәтелгән адрес буенча эш башлана. Индексын эзләп табып, посылканы иясенә җибәрәләр. Аң­лашыла ки, бу эш озаккарак сузыла. Яңа программа индексны төгәл язуны таләп итә,– ди ул.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 161, 31.10.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта