Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач кешеләрен таныйм...

Сорымы, көрәнме? Шушы ике төсне аермауларына карап, мин Балтач кешеләрен бик тиз таныйм.

Үзем Казан кызы, Балтач килене. Булачак ирем белән дуслашып кына йөргәндә дә шушы төсләрне аеру буенча бәхәсләшеп ала торган идек. Соры, сезнеңчә, коричневый, ә көрән – серый. Русчага тәрҗемәдә генә хата булса, һич гаҗәпләнмәс идем. Балтачлыларның төсләрне ана телебездә күзаллаулары да шундый. Аптырагач, сүзлектән карадым: соры – серый, көрән – коричневый. Үзегез “серый волк”, “серый заяц” дигәнне бер дә “көрән бүре”, “көрән куян” дип тәрҗемә итмисез.

...Бер көн балаларым белән Казандагы танышларыма кунакка бардым. Бездән башка да кунаклар бар иде. Арадан берсе улына:

–Бар, соры шакмакны алып кил әле, – диюенә, улы көрән уенчыкны алып килде.

–Сез Балтачтанмыни? – дидем мин беренче күргән кешемә. Ул бик гаҗәпсенде.

–Әйе, Балтачтан. Кайдан белдегез?

Мин: “Соры шакмак буенча”, – дигәч, аның гаҗәпсенүен күрсәгез... Башкаларга да кызык булды.

Балтачның үзен дә, кешеләрен дә бик яратам. Шулай алмаштырып сөйләшүләре дә якын. Әмма барыбер фәнни телдә серый – соры, коричневый – көрән булып кала. Ышанмасагыз, үзегезне, танышларыгызны, балаларыгызны сынап карагыз. Сүзлеккә күз салырга да онытмагыз.

Зөләйха Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев