Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач халкы ник саран?

Беркөнне уйларга батып эшкә барышым, шул чак бистәбезнең өченче номерлы балалар бакчасы тирәсендә ике яшьлек малайның елмаеп, “Исәәнмеесеезз!”, дип сузып, яңгыравык тавыш белән эндәшүе сискәндереп җибәрде.

Ул баланың ихластан исәнләшүен күрсәгез икән сез. Шул гап-гади бер сүз белән көне буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте сабый.

“Исәнмесез!” – шушы сүздә күпме мәгънә, юкса. Кешегә карата хөрмәт, игътибар, ихтирамны үз эченә сыйдырган ул. Ни хикмәт, каршыбызда очраганнарга шул бер сүзне әйтергә иренәбез, саранланабыз.

Авылларда әле исәнләшү гадәте яши. Мине беләләр бит монда, исәнләшми дә, диеп әйтерләр дип булса да, хәл беләләр. Балтачта бу гадәт инде бөтенләй онытылып бара. Үз тирәңдә яшәүчеләр яки таныш-белешләрең, туганнарың гына исәнләшергә мөмкин. Һәм дә балалар бакчасы балалары белән кайбер мәктәп укучылары. Белмәгән кеше белән нигә исәнләшергә дигән максаттан чыгып исәнләшүне кирәк тапмыйбыз шул. Исәнләшүнең саваплы гамәл булуын   онытабыз.

Исәнләшеп хәл белешү - 
Саваплы, изге эш ул!
Рәхәәәт, берәү сәлам биреп,
Әгәр сузса ике кул, дип яза Рушания Әхмадуллина да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев