Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач халкын ерткыч куркуга салган (видео)

Социаль челтәрләрдә Балтач районы ихаталарында кыргый җәнлек йөрүе турында видео пәйда булды.

Мәнәгәз авылында көпә-көндез селәүсен (рысь) йөргәнен видеога төшереп алганнар. Ерткыч авылда зыян да китергән.

"Гадәттә, мондый хәбәр фейк булучан. Моңа ачыклык кертү максатында гәзит хәбәрчесе мәнәгәзлеләр белән бәйләнешкә чыкты.

Мәнәгәздә чынлап та селәүсен “кунак” булган. Моннан берничә көн элек булган бу хәл. Урман кунагы авыл халкына бик зур коткы салган. Нихәл итәсең, ерткыч хайван бит. Өстәвенә, аның котыру авырулы булуы да ихтимал.

Авылга килгән селәүсен зыян итәргә дә өлгергән. Фатыйх исемле кеше ихатасына кереп, көчекне ботарлаган, ә ана этнең аягын җәрәхәтләгән. Ерткыч авылга азык эзләргә килгән, күрәсең", - дип яза "Балтач таңнары" гәзитенең Инстаграм челтәрендәге төркеме.

Видеодан күренүенчә, селәүсен авыл читендәге ихатага килгән. Урман кунагы ихатада үзен хуҗаларча хис итә...

Бу хәлне аучыларга хәбәр иткәннәр. Ерткычны эзеннән юллау әлегә нәтиҗә бирмәгән.

Әлегә кадәр бу якларда бүреләр, аюлар турында хәбәрләр килеп тора иде, хәзер инде мондый ерткыч та әлеге төбәкне үз итмәкче, күрәсең... Хәвефсезлек кагыйдәләре турында онытмасын иде биредә яшәүчеләр, дип яза Кызыл таң.

 

 

Фото: pixabay.com/ru
Видео социаль челтәрдән.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рысь ерткыч җанвар