Балтач кәҗәләре тәртипләнде
Соңгы елларда иректә йөргән кәҗәләр хуҗылыкларга һөҗүм ясамый башлады.
Күпләр хәтерлидер, Балтач бистәсен арткылыга-буйлыга йөргән бәйсез кәҗәләр үзәк бәгырьләргә төшәләр иде. Ул яшелчә бакчасына һөҗүм дисеңме, яңа гына үсеп киткән агачларны кимерү, бәрәңге бакчаларын таптау... берсе дә калмады. Ул чагында милициягә , йә булмаса авыл советына шалтыратулар, иректә йөргән кәҗәне абзарга алып керү ябулар да булды.
Соңгы елларда мондый күренешләргә тап булган юк инде. Балтач кәҗәләре дә тәртипкә өйрәнде. Әллә дәүләттән бирелүче субсидияләр үз эшен эшләдеме микән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев