Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач кызлары төлкене үзләре аулый

Балтачта яшәүче Ләйсән, үзәгенә үткәч, төлке үз көче белән үтергән.

Төлкедән зыян күрдек, ярдәм итегез, дип редакциябезгә еш шалтыраталар. Әмма кыргый этләр, төлкеләрне ауларга тиз генә алынучы юк. Җирле үзидарәгә шалтыратып, заявка калдырсаң да, тиз генә аучысын юнәтү авыр, кыскасы бик озак процеcc.

Ә менә бистәбезнең Речная һәм Ибраһимова урамында яшәүчеләр кемнеңдер ярдәмен көтеп ятмаган. Инде күпме хуҗалыкка зыян салган төлкегә каршы көрәшне үзләре башлаган. Чакырылмаган кунакның йорт территориясенә якынлашканын күреп, Ләйсән качып, аулаграк урынга керүен көтә һәм кулына балта алып башына суга. Бу арада әнисе Суфия апа аучыларга шалтырата, алары исә төлкене район ветеринария бүлегенә тикшертүгә алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250