Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач кызы парашюттан сикергән (+фото)

Әнисә Фазылҗанованың, Казанда узган "Татарстан энҗе бөртеге" (Жемчужина Татарстана) бәйгесендә катнашып, «Романтик Энҗе бөртеге» титулына лаек булган соң, тормышы икенче якка үзгәрде.

Бу бәйгедә катнашучылар белән гел тыгыз элемтәдә яши.Нинди яңалыклар булмасын, Әнисә дуслары белән очраша, төрле чараларда катнаша.Әле күптән түгел генә "Энҗе бөртеге" дуслары белән Минзәлә районында эшләп килгән аэроклубка барып, биредә эшләүчеләрнең ярдәме белән зәңгәр күкләрне иңләп, парашюттан сикереп кайтты. "Энҗе бөртекләр"е өчен ачылган  «Открытое Небо» проекты инде икенче елын уздырыла икән.
Чиксез биеклектән очып төшү Әнисәне куркытмаган.Җир шарының матурлыгын биектән күрү , аның өчен беренче тапкыр шатлык булган.Зәңгәр күктә тибрәнеп , әкрен генә җиргә төшуе күңеленә көч өстәгәндер.Мондый биеклек аңа бик ошаган.

Чулпан Габделганиева

Фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев