Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач лимонадына 45 ел

Мин үземне тумыштан энергетик дип саныйм. Мәктәптә физика укый башлагач, розетка ялгау схемаларын өйрәнгәннән соң, өйдәге электр үткәргечләрен үзем эшли башладым.

Шулай да мәктәпне тәмамлагач, язмыш мине һөнәр училищесына илтте. Аны кызыл дипломга тәмамлап, пиво һәм алкогольсез эчемлекләр ясау осталыгы алып чыктым. Шул вакытта Балтач икмәк заводы базасында газлы эчемлекләр цехы ачарга планлаштыралар иде. Мин шунда эшкә бардым. Алдагы кышта әзер бина эчендә җиһазларны кордык. Апрель-май айларында инде лимонадлар җитештерә башладык. 1970нче елда Сабан туенда кибетләр Балтач лимонадын сатты. Шулай итеп безнең цех тулы көченә эшли башлады. Тулы көч дигәне сменага 3-4 төрдәге 30 ящик тирәсе ярты литрлы пыяла шешәдәге эчемлекләр иде. Ләкин балачак хыялы мине 1970нче елның сентябрендә Казан энергетика техникумына алып килде. Аны уңышлы тәмамлагач, лаеклы ялга чыкканчы район электр челтәрендә эшләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250