Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач мәктәбе укучылар әти-әниләре белән тау шуган

Кышкы каникулның матур бер көнендә без - Балтач урта мәктәбенең 1в сыйныфы ( җитәкчеләре Альбина Әскарова) укучылары әти-әниләр белән бергәләп "Сабантуй" ял паркында рәхәтләнеп тау шудык.

Кышкы каникулларга киткәнче үк тау шуарга барабыз дип сөйләшкән идек. Без тау шуарга чыккан көн бик матур иде. Саф һава, акрын гына искән җил битләребезне иркәли, урман һавасы, аны берни дә алыштыра алмый, һәммәбезнең дә кәефе күтәренке.

Ярыша-ярыша таудан ашкынучы чаналар артыннан күзләр иярми, тирә-якны балаларның шау-шулары күмә. Әти-әниләр дә түзә алмады, без дә чаналарга утырып, рәхәтләнеп тау шудык. Соңыннан бергәләп кайнар чәй эчтек. Күңелле һәм рәхәт булды.


Илһамия Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чанатау