Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач пенсионерлары әзерләнә торыгыз, киләсе елда, бәлки, сез дә катнашырсыз

Татарстан пенсионерларына компьютер Интернет аша дуслары белән аралашу, төрле рецептлар эзләү, яңалыклар белән танышу һәм күңел ачу өчен кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә алар компьютердан файдаланырга өйрәтә торган курсларга бик теләп языла да инде...

24 августта Казанда пенсионерлар арасында компьютердан файдалану буенча россиякүләм ярышлар башланып китәчәк. Ике көн дәвам итәчәк әлеге ярышта Россиянең 70 төбәгеннән һәм 6 чит илдән килгән пенсионерлар үзара көч сынашачак. Араларында Абхазия, Белоруссия, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндия кебек ил вәкилләре дә бар.

75 мең пенсионер укыган инде

Әлеге чемпионатның төп максаты - пенсионерларны компьютер технологияләренә өйрәтү, аларга дәүләт электрон хезмәтләренә юл ачу. Әлеге чара бишенче ел рәттән уздырыла һәм өлкән буын вәкилләре арасында көннән-көн популярлаша бара.
Кызык, ә Балтач пенсионерлары арасында компьютерны иң яхшы белүчене ачыкларга туры килсә, кем җиңүче булыр иде икән. Райондашлар арасында Түнтәрдән Рәфхәт Зарипов, Ордан Вәзил Вәлиев, Салавычтан Рамазан Фәрзиев, Балтачтан Гыйльмулла Зәкиев һ.б. кебек көндәлек социаль челтәрдәге яңалыклар белән кызыкчынучылар бездә дә бар бит. Хөрмәтле өлкәннәребез, әзерләнә торыгыз, киләсе елда, бәлки, сез дә бәйгедә катнашырга теләк белдерерсез...
Фото: http://www.ap22.ru/paper/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250