Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач район эчке эшләр бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде (фото).

Яше җитү сәбапле, соӊгы 25 елда район эчке эшләр бүлеген җитәкләгән полиция полковнигы Таҗетдинов Равил үзенеӊ постын калдырды.

Аныӊ урынына, бүген, 24 январь көнне район эчке эшләр бүлеге коллективына яӊа җитәкчене тәкъдим итү булды.
Җыелышта Россия Федерациясенеӊ Татарстан Республикасы эчке эшләр Министры урынбасары Динниулов Дамир, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, Балтач район судьясы Шакиров Рөстәм һәм бердәм эшли торган башка көч структуралары җитәкчеләре катнашты. Катнашучылар Равил Таҗетдиновка куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр, аӊа сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Балтач районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп, полиция подполковнигы, моӊарчы эчке эшләр бүлегендә полиция начальнигы булып эшләгән Илдар Усманов билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250